Бүгенге татар поэзиясенә тиешенчә игътибар вә мәйданны Республикабызда, нигездә, өч басма: «Казан утлары» белән «Мәйдан» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы бирә; бик сирәкләргә, нигездә, шагыйрәләргә «Сөембикә» журналында да шигырь бастыру мөмкинчелеге тәти. «Идел» яшьләр журналы исә, әдәби процессны чагылдыручы матбугат исемлегеннән төшеп кала бара, яки бик аз мәйданда, башлап язучыларның өйрәнчек шигырьләрен бастыру белән чикләнә. Күрше регионда – Башкортстанда да иҗатчылар өчен «Тулпар» әдәби журналы эшләп килә.