Диабет турында табиблар: аяксыз калмас һәм сукыраймас өчен ничек яшәргә?
Диабет белән авыручылар саны арта
Бүген дөньядагы һәр унынчы кеше диабет белән авырый. Россиядә шикәр авыруы булган 6 миллионнан артык кеше исәпләнә. Тагын 22 миллион кешегә диабет алды диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ»да Эвелина Киселева яза.
Шикәр диабеты белән авыручылар саны арта гына бара. Бу авыруның таралуы турында сөйләгәндә, табиблар бик еш кына «пандемия» сүзен куллана.
«Кеше диабет алды стадиясендә булганда, аңа икенче типтагы шикәр диабеты булачак, дип әйтмибез.