Ул көнне Казанның бер төнге клубы татар яшьләре һәм татар эстрадасы йолдызлары белән тулы иде. 2000 еллар башында Казанда булган татарча дискотекаларның язмалары интернетта әле дә саклана. Концертка шул еллардагы татар «движуха»ларын сагынган, яшьлекләре Шәкүр җырларында сакланган кешеләр җыелган кебек иде. Кызганыч, татар яшьләренә бер җыелып татарча өздерергә дискотекалар да берән-сәрән, әле алары да бер югалып тора, бер барлыкка килә. Шәкүр дә, шул «дискәтүкләр» кебек, югалып торды да, инде тәҗрибә туплаган ир-ат буларак...