«Җидегән чишмә»гә ярдәм кирәк иде
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең тарихы Түбән Кама шәһәре тарихыннан аерылгысыз. Гигант төзелешләр барган шәһәрдә татар җанлы бер төркем милләттәшләр берләшеп, 1981 елда эшләтеп җибәрә аны. Шул елларда берләшмә шәһәр халкын татарның бик күп күренекле шәхесләре – композиторлары, язучылары, артистлары белән таныштыра, аралаштыра. Кичәләрдә композитор Сара Садыйкованың, шагыйрь Наҗар Нәҗминең, Сибгат Хәкимнең, сынчы Бакый Урманченың, язучы Мостай...