Яшь җырчы Айбулат Гыйләҗетдинов: «Тормышка куелган олы максатым – дөньяда исем калдыру»
– Айбулат, сез – Татарстанда һәм Башкортстанда танылып килүче яшь җырчы. Сәхнәгә сез ничек килдегез?
–Мин Башкортстан Республикасының Илеш районы Тыпый авылында туып үстем. 1-4нче сыйныфларны мин туган авылымда укыдым, 4нче сыйныфтан 6нчыга кадәр Яркәйдә белем алдым, 6-9нчы сыйныфларны Уфаның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика интернат-гимназиясендә укыдым. 9нчы сыйныфтан соң исә Октябрь музыкаль көллиятенә укырга кердем.
– Ни өчен нәкъ менә Октябрь музыка көллиятен сайладыгыз?