Кытай татары әтисенең татар телен камчылап өйрәтүе турында сөйләде
«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Кытайда туып-үскән мөгаллим Нәгыйулла Хәсән кунак булды.
Ул Кытайда туып-үскән, әмма тарихи ватаны – Татарстан, аның бабасы нәкъ биредә туган. Нәгыйулла хәзер Казанда яши һәм шәһәрнең бер мәктәбендә кытай телен укыта, Лаеш кызы белән гаилә корганнар, 2 ул үстерәләр.
– 2015 елда, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, бөтен Кытайдан 32 татарны җыеп укырга җибәрделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Әти гомер буе Татарстанга кайтырга дип яшәде.