«Бала елаган, аңа комачаулаган»: Әти кеше ике айлык кызын сугып үтергән
2 апрель иртәсендә Новосибирск өлкәсенең Каргат районы авылларының берсендә әти кеше 2 айлык кызын үтергән.
– Гаиләдә 2 бала, ул көнне иртән әниләре олы кызын бакчага илтә китә. 30 яшьлек әтиләре 2 айлык кызы белән өйдә кала, – дип сөйлиләр «КП-Новосибирск»ка җирле халык.
Аннары нәрсә булганын хәзер тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.
– Кыз елаган, аңа комачаулаган, диләр. Әтисе, елавыннан туктатырга теләп, балага суккан, – дип өсти алар.
Өйгә кайткач, әнисе җирле табибка шалтыраткан...