Ике авыру бала әнисе Рәсимә Гыйләҗева: «Без көне-төне Аллаһы Тәгалә белән «сөйләшәбез»
– Балаларыбызның авыру булып туачагын белмәдек тә, чөнки йөкле вакытта минем барлык анализларым, УЗИларым әйбәт иде. Барысы да тугач башланды. Балалар авырый башлагач, табиблар безгә ярдәм итәргә тырышты, ләкин безгә бернинди дәвалану ысуллары да тәкъдим итә алмадылар. Олы кызым Раниягә хәтта диагноз да куя алмадылар, ә Зәриянең исә - эпилепсия.
Балаларым белән бөтен дөньяны гиздек. Мәскәү, Калуга, Ногинск, Казан калмады, бик күп хастаханәләрдә булып чыктык... Без күпме дару артыннан дару алыштырдык, берсеннән дә файда күрмәдек.