Казанның үзәгендә – Вахитов районы Девятаев урамындагы йортның 9 катыннан бер кыз егылып төшеп һәлак булган. Шаһитлар әйтүенчә, алар кызның кычкырганын ишеткән, аннары ул асфальтка төшеп һәлак булган, дип яза «Татарстан-24».
Кыз Казанныкы булмаган, ул Калуга өлкәсеннән килгән, дип язалар. Ул көндез Залесный бистәсендәге кибеткә керә, аның битендә – яңакларында, күз төпләрендә бик нык кара янган эзләр була. Кыз үзен иптәш кызы кыйнаганын әйтә, ярдәм сорый. «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыртканнар.