Татарстан 2024 елда Россия төбәкләренең мәгариф оешмаларына 8 млн сумлык 17 меңнән артык татар теле дәреслеге тапшырган. «Россия төбәкләренең татар мәктәпләренә татар теле һәм әдәбиятыннан 1 мең данә таблицалар тапшырылды. Дәреслекләр һәм методик әдәбият белән тәэмин итүдә зур эш алып барыла», – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Рәисе карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында.
Утырышта яңгыраган хәбәрләр: Татар теле бүген Россиянең 28 төбәгендә...