«Бала табарга егерме көн калганда да, биек үкчәле түфлиләрдә шытырдатып биеп йөрдем»
Үзегезнең шәхси концертларыгыз белән гастрольләрдә йөрисезме ул?
Бу концертлар сезонына ныклап әзерләндем, һәм без команда белән катлаулырак проект уйлап таптык. Мин үзем бу өлкәдә белгеч булмагач, проектны барлыкка китерү шул хәтле күп вакыт алыр дип уйламаган идем. Июльнең азагында бу концепцияне чынга ашыра башладык, октябрьләргә өлгертербез дип планлаштырган идем, тик мин уйлаганча килеп чыкмады.