Әлфирә Азат кызы Әгъзамова белән мин Казанга «Ак калфак» татар хатын-кызлары җыенына баргач таныштым. Зәвык белән тегелгән милли костюмнан бик сөйкемле ханым игътибарны үзенә җәлеп итеп тора иде. Җыенга килүчеләр дә ул кигән күлмәк, калфакларның кайда сатылуы белән кызыксынды. «Мин үзем тегәм. Кул эшләрен бик яратам. Менә мондый милли курчаклар ясау белән дә шөгыльләнәм», –- дип, үзе белән алып килгән эшләрен күрсәтте. Ул курчакларны җыенга килүчеләр бик тиз сатып алып бетерделәр, җитмичә дә калды.