«Минем белән тагын 50 ел...»: Җәвит Шакиров хатынына урманда мәхәббәт аңлаткан
Юмор остасы Җәвит Шакиров белән аның тормыш иптәше, җырчы Зөлфия Шакирова татар эстрадасының үрнәк парларының берсе. Җәвит Шакиров хатынына шигырьләр дә багышлый, матур сүзләрен дә кызганмый. Һәм менә ул урманда, беренче чәчәкләрне тотып, хатынына мәхәббәт аңлата.
Җәвит Шакиров хатынының алдына килеп тезләнә дә: «Зөлфия, тарихи мизгел. Ярату хисләремне Ишимбай урманнарында аңлатыйм әле. Мин сине үлеп яратам. Минем белән тагын бер 40-50 ел яшәргә ризамы?» – дип сорый ул хатыныннан. «Белмим шул», – дип көлә Зөлфия Шакирова.