Галләмова Рива Фларит кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Уфада гомер итә.
Күптән түгел генә Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортындагы «Урал» галереясендә аның чираттагы шәхси күргәзмәсендә булдым. Күргәзмә «Уфаның сәнгать кешеләре» дип атала һәм Россия Президенты указы белән барган «Гаилә елы»на да багышланган. Шулай ук Уфаның 450 еллыгы уңаеннан оештырылуы белән дә мәртәбәле. Анда карандаш һәм коры пумала белән төшерелгән портретларны күрү мөмкин булды.