13 июньгә каршы төндә Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган. Бу турыда «ВКонтакте»да Омск татарлары сәхифәсендә хәбәр ителә.
2024 елның май башында Ишим һәм Иртеш елгасында су күтәрелгәч, Әшевән авылын су баса. Әшевән авылы су астында кала, терлекләр һәлак була, калганнарына азык кирәк була, печәннәрне су агызып алып китә.