Җырчы Фирдүс Тямаевны быелгы Сабантуйларда «тәртипсезләнеп» йөргән өчен, хатыны өйдән «куып чыгарган».
«Иртә таңнан хатын куып чыгарды. «Бар, тапмыйча кайтма», – диде. Дуслар, ярдәм итегез әле, зинһар өчен. Кичә дүртенче Сабантуй Саба районы Явлаштау авылында булды. Соңыннан суга сикергән идем, бер носкием югалган. Судан чыккач кызлар тапочки алып килгәннәр иде, анысын да кемдер алып киткән. Зинһар өчен табып бирегез әле, 10 мең сум бүләк бирәм. Шушы проблеманы чишик әле», – дип сөйләгән приколлар яратучы Фирдүс.