Иркутск өлкәсендә 40 яшьлек хатын-кыз 11 айлык оныгын вәхшиләрчә кыйный. Сабый хәзер реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
29 декабрьдә кич белән 40 яшьлек хатын 11 айлык оныгын елап борчыганга кыйнаган, дигән хәбәр социаль челтәрләрдә тарала.
«Комсомолка» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек хатын 11 яшьлек оныгының башына, гәүдәсенә куллары белән дә, агач таяк белән дә суга.
Иркутск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Татьяна Афанасьева сүзләренчә...