Иркутск өлкәсендә исерек пациент «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә барган чакта фельдшерны үтергән. 35 яшьлек Александрның 2 баласы һәм хатыны калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Улькан бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Александр 22 ноябрьгә каршы төндә эштә һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, аны пациент ир-ат үтерә. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы чакыру буенча бара һәм 53 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китә. Бу кеше Казачинско-Ленский районында вахта белән эшли. Ул исерек була, агрессив кылана.