Камчатка ярыннан 23 километр ераклыкта «Ангел» көймәсе балыкчылары куркыныч фильмнарда була торган сюжетлы вакыйга шаһитлары була. Диңгез ярында көймә табыла, анда үләр хәлдәге 1 балыкчы һәм 2 мәет... Алар 67 көн диңгездә йөзеп йөргәннәр, дип яза «КП-Иркутск».
Бурятиядән 46 яшьлек Михаил Пичугинның туганнары белән бергә диңгез сәяхәте фаҗига белән тәмамлана. Алар башта Шантар утрауларында була. Максат – үсмергә китлар күрсәтү, кеше булмаган урыннарны карау була. 9 августта Пичугин 49 яшьлек...