25 июньдә Иркутск өлкәсенең Бахтай авылында 14 яшьлек 2 үсмер югала. Ангара елгасы янында аларның кроссовкиларын һәм мопедларын табалар. Икенче көнне суда балаларның мәетләрен алалар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Малайлар яр буенда гына батып үлгән, биредә су төбенә аяк тидереп була. Нык авыл малайларының үлеме сәбәбе турында фикерен авыл башлыгы Артем Халтаев сөйләгән.
Бахтай авылы Ангара елгасыннан 15 км ераклыкта урнашкан. Биредә башка сулыклар юк. Җәен эсседә халык Ангараның текә ярлары буена су коенырга бара.