«Борчакка бастырган». Бергә яши торган хатынының баласын җәзалаган ирне хөкем иттеләр
Иркутск шәһәрендә суд 32 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Биредә яшәүче бу ир-ат балигъ булмаган баланы җәзалауда гаепле дип табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Әлеге хәл 2022 елның июнендә була. Бергә яши торган хатыны чыгып киткәч, ир-ат хатынның 4 яшьлек кызына юк-бар гаеп табып, бәйләнә. Ул сабыйны кыйный, киптерелгән борчакта бастырып тота.
Кыз бала өй янында урнашкан азык-төлек кибетенә барып ярдәм сорый. Аның тәнендә кыйналган эзләрне кибетче хатын видеога төшереп ала, аннары интернетка куя.