13 ноябрьдә Хабаровск – Лидога – Ванино юлында машина табыла, аның йөртүчесе 2 атна чамасы элек югалган була. 2 ноябрьдә һәлак булган йөртүчене шулай озак таба алмыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Эдуард Ванинога 31 октябрьдә китә, 2 ноябрьдә аның белән элемтә югала, ул Хабаровскига әйләнеп кайтмый. 55 яшьлек ир-ат зәңгәр «Nissan Gloria» машинасында була. 13 ноябрьдә генә кар капланган тимер-томыр өеме табыла.
Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, Ванино бистәсеннән Лидога авылына таба юлда машиналар күп түгел...