Хабаровск шәһәрендә яшәүче хатын яңа туган кызын үтерергә маташкан, 11 айлык улына роллы ашаткан. Аны хөкем иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
28 яшьлек А. үзе ятим үскән. Балалар йортыннан соң ул урамда калган, аңа бүлеп бирелгән торак белән ни булганы билгесез. Тулай торакларда, арендаланган фатирларда яши, торак өчен түләми.
Аннары А. чибәр егеткә гашыйк була, 2019 елда аннан малай таба. Ләкин гаилә корып булмый – егет өйләнгән булып чыга. Ул чит илгә китеп бара.