Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Актауда авиация һәлакәтенә юлыккан самолет Грозный шәһәре янында җирдән ату нәтиҗәсендә зыян күргән, дип белдерде. Бу хакта ул «AzTV» телеканалына биргән интервьюда сөйләде.
«Әлбәттә, ахыргы версия кара тартманы (черный ящик) ачканнан соң билгеле булачак. Әмма хәзерге версия дә шактый нигезләнгән һәм фактларга таяна. Ә фактлар шундый: Азәрбайҗан гражданлык самолеты Россия территориясендә, Грозный шәһәре янында тыштан зыян күргән һәм идарәсен югалткан.