Актауда һәлакәткә очраган самолетта исән калган пассажир фаҗиганең беренче минутлары турында сөйләгән.
48 яшьлек Субхонкул сүзләренчә, борт 2-3 тапкыр утырырга тырышып карый, тик барып чыкмый, бу Грозный тирәсендә була. Соңыннан ул һәм башка пассажирлар шартлаган тавыш ишетә, тик кайда һәм нәрсә шартлаганын аңларлык булмый. Шуннан соң самолет башка юнәлештә оча башлый. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.
«Очучыга рәхмәт, ул үзенең маневры белән коткарып калды. Әгәр ул булмаса без барыбыз да үлгән булыр идек.