Чечня башлыгы Рамзан Кадыров мөселманнарга килешми торган рәвештәге модельләрне рекламалаган матурлык салоннарын ябарга өндәде.
«Салоннар үз аккаунтларына күрсәтергә ярамаган тән өлешләре төшерелгән фотолар куя. Кешеләрне боза торган салоннарны ябарга кирәк», – дип сөйли Кадыров үз аккаунтында.
Процедуралардан соң кешеләрнең проблемалары килеп чыга, хастаханәләргә мөрәҗәгать итәсе булган салоннарны ябарга кирәк, диде ул.
Бу хакта Рамзан Кадыров аптекаларга рейд вакытында әйткән.