25 октябрьдән Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә дини кием һәм аның элементларын киеп йөрүне, шул исәптән, хиҗаб һәм никаб киюне дә тыйдылар. Өлкәнең Ковров шәһәре мөфтие Вафа хәзрәт Яруллиннан яңа кагыйдәләр турында фикерләрен әйтте, дип яза «Владимирские новости» сайты.
Өлкә администрациясе мәгариф департаментының 26.01.2017 елгы 2нче «башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларның киемнәренә таләпләрне раслау турында»гы карарына 9нчы пункт өстәделәр...