Пенсиягә чыккач, «Вагнер» белән контракт төзи
Зәмир Гобәйдуллин, армиядә хезмәт итеп, контракт имзалый һәм Чечня хәрби кампаниясендә катнаша. Кайткач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына эшкә урнаша, янгын күзәтчелегендә эшли. Шул вакытта ул Әлфия белән таныша. Аларның гаиләсе үсә: бер-бер артлы ике ул һәм бер кыз туа. Бүген Азат белән Булат эшли, ә Алина педагогика уку йортында укый.
Пенсиягә чыккач, Зәмир контракт төзергә карар итә, ул «Вагнер» хосусый компаниясенә китә, штурмовик булып хезмәт итә.