Очрашуга артист төркеме белән килгән иде: администраторы, диджей һәм баянчы Рүзәл Зыятдинов. Очрашуда журнал редакциясе кызлары һәм практикант кызлар, журналистлар булды. Тамашачылар – кызлар гына иде, кыскасы.
«Мин кечкенәдән матурлыкка гашыйк»
Рифат үзе тумышы белән Үзбәкстаннан икән. Туган урыныннан башлап ул тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли башлады
Минем әби-бабайларым Азнакай районыннан. Элек шундый мода булган бит инде – алар Үзбәкстанга күченеп киткән, әни анда туган.