Чаллыда Эльмира Сөләйманованың якыннары һәм иҗатташ дуслары җыелачак
Чаллыда Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла.
Җырчының администраторы Алсу Хәсәншина әйтүенчә, концертның төп инициаторы һәм оештыручысы – «Барс Медиа» компаниясе.
«Чарадан җыелган барлык акчалар Эльмираның балаларына тапшырылачак. Эльмирабызның әнисе Фидания апа, тормыш иптәше Дмитрий, барлык туганнары «Барс Медиа» компаниясенә зур рәхмәтләрен белдерә. Күңел кошыбызның якты истәлегенә оештырылачак чараны бик көтәбез», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.