Башкортстанның Тәтешле районында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә...» дип аталган башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсы узачак. «Башинформ» шул турыда яза.
Фестиваль-конкурс 30 май көнне Тәтешле районының Югары Тәтешле авылы мәдәният сараенда узачак. Гала-концерт 27 июльдә Казанда була.
Проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук музыкаль сәнгатьне үстерү һәм пропагандалауга...