Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләрнең ата-бабаларын искә алып, хәтер чараларын уздыруы бик мөһим
Бүген Казанның Горький исемендәге паркында Мәңгелек ут каршындагы мемориаль комплекста Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында патриотик акция узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чара Татарстан халыклары ассамблеясе советы яшьләре тарафыннан оештырылган. Бирегә төрле милли-мәдәни автономияләр, яшьләр оешмалары вәкилләре бәйрәмчә милли костюмнарда килгән. Берничә милләт вәкиле Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен куплетларга бүлеп...