Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Ванчина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Ванчина бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Нина Филипповна 1931 елның 8 маенда Балык Бистәсе районының Носово авылында туа. Мәктәптә җиде сыйныф белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Пенсиягә чыкканчы «Элекон» заводында хезмәт куя», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Нина Филипповнаның гомуми эш стажы 45 ел тәшкил итә. Тыл...