Казанның тимер юл вокзалында Җиңү көненә багышланган концерт була
Горький тимер юлы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт программалары сериясен башлап җибәрә. Концертлар 9 Майда магистральнең зур вокзалларында узачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Бәйрәм программасы кысаларында иҗат коллективлары катнашында сугыш еллары җырлары яңгыраячак. Чарага керү ирекле», – диелә хәбәрдә.
Казанның тимер юл вокзалында концерт 14:00 сәгатьтә башлана.