Казан метрополитены Җиңү көнендә 00:30 сәгатькә кадәр эшләячәк
Казан метрополитены 9 Майда көчәйтелгән эш режимына күчә һәм 00:30 сәгатькә кадәр ачык була.
Пассажирларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык станцияләрдә метро хезмәтләре вәкилләренең кизү торуы көчәйтелә. Шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм концертыннан һәм салюттан соң өйләренә кайтып җитә алсын өчен, линиягә өстәмә электр поездлары чыгарылачак.
9, 10 һәм 11 майда җир өсте электр транспортының эше ял көне графигы буенча оештырылачак. Шул ук вакытта, 9 майда 2нче троллейбус маршруты хәрәкәтен тулысынча туктата...