Добавить новость

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Ефановка авылында яңа элеватор ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылында элеватор комплексын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов инвесторга республикадагы эше һәм Татарстанның агросәнәгать комплексына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда компания ун районда агросәнәгать комплексын үстерүгә 38 миллион сумнан артык акча кертте. Заманча сөтчелек комплекслары, орлык заводы төзеде һәм логистик куәтләр булдырды.

Губернаторы России



Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта