Казанда Сабан туе 20 июньдә традицион өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туе 20 июньдә өч традицион мәйданчыкта узачак: Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күлендә.
19 июньдә 18 сәгатьтән 22 июньдә иртәнге 8 сәгатькә кадәр әлеге локацияләрдә юл хәрәкәтен оештыру схемаларын үз эченә алган Казан Башкарма комитеты карары һәм аңа кушымта проектлары әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Моннан тыш, бәйрәм чаралары Казан ипподромында да узачак. Карар проекты нигезендә, кирәк булган очракта...