Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда төбәктә яшәүче 7 600 кеше ихтыяҗ булган һөнәрләрне бушлай үзләштереп, эшкә урнаша ала. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юнәлешләр арасында машина йөртү белгечлекләре, медицина ярдәме, программа идарәсе булган станокларда эшләү, ясалма фәһем өлкәсендәге белгечлекләр һәм башкалар бар. Инде 1477 кеше укый башлаган...