«Ата-аналар иминлек өчен» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Саба аграр көллияте бинасында «Ата-аналар иминлек өчен» беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара беренче тапкыр үткәрелде һәм балаларда юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, ата-аналарның үз-үзләрен тоту культурасын үстерүгә ярдәм итү, иминлек өлкәсендә ата-аналарның инициативаларын стимуллаштыру, гаиләнең һәм мәктәпнең иң яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру бурычлары куелды. Ел буе башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юлларда...