Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җылыту сезонына әзерлек буенча туры эфир үткәрә
Агымдагы җылыту сезоны төгәлләнү белән Татарстанда киләсе чорга планлы әзерлек башлана. Шуңа бәйле рәвештә, республика Дәүләт торак инспекциясе профильле эксперт катнашында туры эфир оештыра.
Халыкка җылыту сезоны турында үзләрен кызыксындырган сорауларны алданрак бирергә һәм аңлатуны таләп итә торган темаларны билгеләргә тәкъдим итәләр.
Сорауларга Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Эльвира Галиева җавап бирә.
Эфир кысаларында барлык темалар да каралмаячак.