Сөләйман Рәхимов: Җыенда укытучыларга күбрәк методик материал бирергә тырышабыз
Дөньякүләм «Туган тел» җыены кысаларында Татарстан Фәннәр академиясендә тантаналы ачылыш һәм фәнни-методик программа оештырылачак. Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов чараның үзенчәлекләре һәм укытучылар өчен әзерләнгән яңалыклар турында сөйләде.
Комитет җитәкчесе белдергәнчә, Фәннәр академиясе соңгы ике ел эчендә татар телендәге электрон тупланмаларны берләштергән «Татзет» (TATZET) дигән махсус платформа әзерләгән. Әлеге...