Сахалин коллективы Кытайда «Сабантуй» биюен тәкъдим итеп, алтын медаль яулаган
Көньяк Курильск шәһәреннән килгән яшь артистлар Кытайда узган «Шанхай сюитасы» халыкара конкурс-фестиваленнән җиңү белән кайткан. Бу хакта Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.
«Кичә Көньяк Сахалин аэровокзалында халыкара бәйге җиңүчеләрен каршы алдык. Гөлсинә Байкенова җитәкчелегендәге «Ю-КА» классик бию студиясе коллективы Сахалин өлкәсе һәм Россия исеменнән берьюлы өч номинациядә: классик бию, халык-сәхнә биюе һәм сольный бию юнәлешләрендә лаеклы чыгыш ясады.