Алинә Заһитова «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнашучылар алдында чыгыш ясаячак
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумы спикерлары исәбенә керәчәк. Форум 11 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Алинә Заһитова - ялгыз шуу буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, шулай ук Гран-при финалы (2017) һәм Россия чемпионаты (2018) җиңүчесе. Ул - Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп...