Идрис Газиев Башкортостанда Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узачак чаралар хакында сөйләде
Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев Башкортстан татарлары бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгын ничек билгеләп үтәчәкләре хакында сөйләде. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур фәнни конференция кысаларында оештырылган матбугат очрашуында белдерде.
«Башкортостан татарлары өчен Тукайны искә алу, юбилей чаралары белән генә бәйләнмәгән...