Миңнеханов һәм Ибраев энергетика һәм сәнәгатьтә партнерлыкны үстерү турында килештеләр
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Энергетика министры Таалайбәк Ибраев белән очрашуында үзара файдалы элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Искәртәбез, Кыргызстан делегациясе Казанга «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу өчен килгән.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов кунакка Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстанга...