Катар, Оман, Төркия һәм башка илләр «Казанфорум-2026» күргәзмәсенең кунаклары булачак
Агымдагы елның 13-15 маенда Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында өч Халыкара күргәзмә (Россия һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлеге күргәзмәсе, зур габаритлы техника күргәзмәсе, шулай ук күчемсез милек буенча күргәзмә һәм конференция) узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.
Россия һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлеге халыкара күргәзмәсе соңгы өч елда экспонентлар санының бер ярым тапкырга артуын күрсәтте...