Татарстан Премьер-министры: Айрат Фәррахов - лаеклы җитәкче
Казан дәүләт медицина университетында ректор вазифаларын башкаручы Айрат Фәрраховны рәсми рәвештә тәкъдим итү тантанасы булды. Тантанада Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
«Казан медицина университеты хаклы рәвештә илдә иң ихтирамга лаеклы уку йортларының берсе санала - ул ике гасырлык тарихы булган абруйлы югары уку йорты», - дип искәртте Михаил Мурашко.
Ул тәрбия эшенең медицина югары уку йортының төп бурычларыннан берсе булуын искәртте.