Татарстанда «ЭКОяз-2026» игелекле эшләр марафоны башлана
1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе башлана. Бу сигез атналык изге эшләр марафоны булачак, дип хәбәр итте бүген Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин.
«Узган ел конкурс барышында 1100 гаилә туган ягыбызның чисталыгын саклауга үз өлешен кертте. Быел бәйге Россия халыкларын бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана....