Россия Герое Иван Додосов Питрәч районының мактаулы гражданины булды
Россия Герое Иван Додосовка «Питрәч районының мактаулы гражданины» дигән мактаулы исем биргәннәр.
Район хакимияте башлыгы Рәис Сөләймановның бу җәһәттән тәкъдиме район Советының җиденче утырышында бертавыштан хупланды, дип яза «Питрәч-информ». Иван Алексеевич Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Питрәч районы Уланово бистәсендә туган.
2010 елда – Казан югары хәрби команда училищесын, 2023 елда – Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Жуков орденлы Гомумгаскәр академиясен тәмамлаган.