Фәйзелхак Ислаев: Биш буынны архивка кермичә дә табарга мөмкин - «Ватаным Татарстан»
(Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Әхмәтҗанова) Бер караганда аның фән дөньясы шундый чуар кебек, әмма сөйләшә торгач, мин аларның бер-берсе белән үрелеп барганын аңладым. Галим белән шул тарихи чылбырны сүтеп утырдык.
Фәйзелхак абый, истәлеккә төшкән фотоны социаль челтәрләргә дә куйган идем. Шуңа комментарийлар бик күп килде. Халык сезнең белән булган очрашуларны сагына. Бигрәк тә Батырша восстаниесе темасына бәхәсләр кызу булды. Без дә сөйләшүне шул темадан башлыйк әле.